14 февраль 2018 яңалыклары
-
Тыныч булырга тырышыгыз!
*Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә. * 3-5 минут Җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соү 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга да урын калмаячак. * Кытайлылар: "Күңел төшенкелегеннән котылу өчен өйдәге 27 әйберне...
-
“Электрон Татарстан” инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган
2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын электрон инфоматларда бөтен республика буенча кабул итәчәкләр. (Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). "Электрон Татарстан" инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган. Татарстанның башка торак пунктларында җиһазларны 2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын кабул итә торган итеп көйләүне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта...
-
Татарстанда посылка урлаган почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаганнар
Почта үзәге хезмәткәрләре посылкалардан планшетлар, смартфоннар, компьютер техникасына запас частьләрне урлаган. (Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда полицейскийлар посылкалар урлауда шикләнелгән почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте. Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре бүген...
-
Татарстан синоптиклары 26 градуска кадәр салкыннар булачагы турында кисәтә
Республика территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. (Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары иртәгә, 15 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән 26 градуска кадәр салкыннар булачагы турында кисәтә. Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/158007/
-
Бөгелмәнең Гаилә китапханәсендә укучы балалар өчен “ИНТЕРНЕТ – серле пәрәвез” дигән мәгълүмат сәгате булып үтте
"Рунет" куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, Бөгелмәнең Гаилә китапханәсендә укучы балалар өчен "ИНТЕРНЕТ - серле пәрәвез" дигән мәгълүмат сәгате булып үтте. Очрашу программасы бик бай төзелгән иде: башта китапханә хезмәткәрләре балаларга Интернет челтәренең өстенлекле, файдалы яклары турында да, зарары турында да сөйләделәр, бергәләп "Безопасный Интернет - детям" дигән социаль ролик карадылар. Аннары...
-
Татар Димскәе мәдәният йортында шагыйрь Фәнис Яруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте
9 февральдә Татар Димскәе мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчеләре белән берлектә, шагыйрь Фәнис Яруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Сәхнә тамашачының игътибарын җәлеп итәрлек бизәлгән. Язучы китапларыннан эчтәлекле күргәзмә оештырылган, газета-журнал битләреннән аның иҗатына багышланган мәкаләләр куелган. Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы...
-
Балаларга матурлык бүләк итегез!
Безнең 30нчы "Чыршыкай" балалар бакчасында (мөдир Ирина Николаевна Митрофанова) тәрбияләнүчеләр кышкы саф һавада хәрәкәтчән спорт уеннары уйнарга бик тә яраталар. Һава суларга чыккан сәгатьләрдә тәрбия эшен алып баруны камилләштерү, сабыйларның физик активлыкларын арттыру максатыннан, безнең бакча участокларында бик матурлап эшләнгән күпфункцияле корылмалар барлыкка килде. 2нче урта төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре бер...
-
Сәламәтлек саклау министры итеп 7нче шәһәр клиник хастаханә баш табибы билгеләнде
Марат Садыйковны билгеләү турындагы указны бүген Президент имзалады. (Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр. Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 7 нче шәһәр...
-
Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды
Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Ан-148 самолеты тулы басым приемниклары бозланып, пилот индикаторларында очыш тизлеге турында мәгълүматларны дөрес бирмәү аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. Бу хакта РИА "Новости" самолетның үзязгычы параметрик мәгълүматларын укыган Дәүләтара...
-
Казанбаш мәктәбе директоры тоткарланган
Хәзер директорга карата закон кысаларында каралган чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Арча районы Казанбаш авылы мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин тоткарланган. Ул, балаларның күпләп авыруы белән бәйле җинаятьтә катнашы булуына шикләнелеп, Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 91 нче маддәсе нигезендә кулга алына. Бу...
-
Кишернең “свежийлыгын” бәрәңге кире кайтара
Кышын яшелчәләр, ничек кенә саклауга карамастан, җәйге кебек сусыл булмый. Шулай да аларга әлеге халәтне кире кайтарырга була. Тирән савытка салкын су салыгыз. Туңдыргычта боз шакмаклары булса, аларны да өстәгез. Су салкынрак булган саен яхшырак. Шуннан соң суга кишер, чөгендер, шалкан, торма кебек тамыразыкны салып, алар янына чистартылган бер бәрәңге...
-
Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә
Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана. (Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. Бу хакта Истәлекле көннәр календаре - Calend.ru...
-
2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. (Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының...
-
Бөгелмәдә чит ил машинасы “зебра”да әнисе белән кызын бәрдергән
Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). "Форд Фьюжн" машинасы Бөгелмәдә "зебра"да әнисе белән кызын бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Бүген иртән Бөгелмә шәһәренең Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. "Форд Фьюжн" машинасының 40 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә әнисе белән кыз баланы уздырмаган....
-
Татар Димскәе авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды
9февраль көнне Татар Димскәе авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, җирле депутатлар, оешма-предприятие вәкилләре, авыл халкы катнашты. Отчет доклады белән Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Ринат Галләмов чыкты. Җитәкче иң элек 2017 елдагы эшчәнлеккә анализ ясады, авылда башкарылган...